Китапханәдә язгы каникуллар (6+)

Б алалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында һәм язгы каникуллар чорында, китап укуны популярлаштыру максатында, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен берничә чара уздырды: «Мульти-Пульти иленә сәяхәт» әдәби уены, Т.Г.Корниенконың «Херсонеситы» китабы буенча фикер алышу, «Мәңгелек исемнәр» телдән журналы.
«Мульти-Пульти» иле буенча сәяхәткә балалар белән бергә Китап сөюче юл тотты. 

Мульти 1
мульти 2
мульти 3
мульти 4
мульти 5
мульти7

Ул «мультипликация» төшенчәсе, мультфильм ясаучылар белән таныштырды, «Союзмультфильм» киностудиясе, «Уолт Дисней» компаниясе тарихы турында сөйләде. Сәяхәт вакытында балалар 1936 елда «Союзмультфильм» киностудиясе тарафыннан чыгарылган «В Африке жарко» исемле иң беренче мультфильмны, «Уолт Дисней» компаниясенең 1937 елгы «Белоснежка и семь гномов» беренче музыкаль мультфильмыннан өзекне карады. Шуннан соң икенче сыйныфлыларга кунакка Минни Маус килде, ул балалар белән бию физик күнегүләре һәм «Яраткан мультфильм геройлары», «Мульфильмнардан җырлар», «Парын тап» бәйгеләре үткәрде. Анда катнашучылар мультфильм өлкәсендә булган белемнәрен күрсәтте. Чара күңелле һәм файдалы үтте. 

Т.Г. Корниенконың «Херсонеситы» китабы буенча фикер алышу  хәзерге заманда иҗат итүче Кырым язучысы, Сергей Михалков исемендәге Дүртенче Халыкара бәйгесенең икенче премия лауреаты Т.Г. Корниенконың тормыш юлы һәм иҗаты турындагы электрон презентацияне карау белән башланып китте. 

rbt
Обсуждение 3
Обсуждение1

Укучыларга фантастик повестьның сюжеты һәм геройлары белән таныштыручы китапнамә тәкъдим ителде. Чара барышында балалар Севастополь шәһәренең матур истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсиядә булды, борынгы шәһәр Херсонесның тарихын белде, баш герой белән бергә безнең заманда яшүсмерләрнең ничек яшәве, аларның мавыгулары һәм кумирлары турында сөйләштеләр, хәзерге заман яшьләрен борчыган мәсьәләләр темасына да кагылдылар.  Укучылар үз фикерләрен турыдан-туры әйтте һәм чыгышларын тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырды. Шулай ук алар: Ничек дуслар табарга? Кем булырга? Тормышта чын мәхәббәтне очрату өчен нишләргә? Кемнең уңышка ирешү мөмкинлеге зуррак? дигән сорауларга җавап эзләде.  Чара «Херсонеситы» китабының балаларда кызыксыну уятуын күрсәтте, кайсыдыр эпизодлар аларны елмаерга, ә кайсыларыдыр уйланырга мәҗбүр итте. 

Дүртенче сыйныфлыларны дөньяның төрле илләреннән язучы-әкиятчеләр белән таныштырган «Мәңгелек исемнәр» телдән журналы битләрен Әкиятче ачты.    

имена5
Имена(1)
имена 4

Ул балаларга Амадей Гофман, Фрэнк Баум, Александр Волков, Памела Трэверс, Евгений Шварц, Карло Коллоди кебек язучыларның тормыш юлларыннан кызыклы фактлар турында сөйләде һәм, әлбәттә, аларның китаплары белән таныштырды. Чара дәвамында укучылар әлеге язучыларның нәфис һәм мультипликацион фильмнарыннан өзекләрне бик теләп карадылар («Мэри Поппинс, до свидания», «Щелкунчик и мышиный король», «Сказка о потерянном времени», «Оз – великий и ужасный»), «Волшебник Изумрудного города» мультфильмы җырын (караоке) җырладылар, К. Коллодиның «Приключения Пиноккио» китабы буенча китапнамә карадылар. 
Чараны тәмамлап, укучылар «Әкият викторинасы» сорауларына җавап бирделәр һәм әлеге язучыларның үзләренә ошаган китапларын уку өчен өйләренә алдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: